- иләү
- I. ф. Онны көрпәдән аерып алу өчен иләк аркылы үткәрү. Бөртекле ашлык, вак таш яки комны чистарту, сортларга аеру өчен иләк аркылы үткәрү 2. күч. Берәр эшне, мәсьәләне, кешене кат-кат, төрле яклап, җентекләп тикшерү 3. күч. Күп киеп, файдаланып таушалдыру, эштән чыгару (кием тур.) 4. күч. Кыйнау. Каты һәм еш әрләү ничек кенә хатын иләмәде. Талау, бөлгенлеккә төшерү. II. ИЛӘҮ – ф. Тиренең йонсыз ягын махсус сыеклыкка салып йомшарту, иетү һәм соңыннан чиста итеп кыру иләми күн булмас, тиресез тун булмас. III. ИЛӘҮ – и. Кырмыска иләве
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.